Курск өлкәсе интернат-йортларында яшәүчеләрне Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Нурлат муниципаль районнарының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә җылы каршы алдылар.
16 августта Әлмәт муниципаль районының «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы стажировка мәйданчыгы кунакларын кабул иттеләр. Чирмешән районының «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре белән бергә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә катнашты.
«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә илтү эшен уңышлы дәвам итә.
Озак вакытлы карау системасы кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләрендә «Мандалотерапия» технологиясен куллануны дәвам итәләр.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Закрны нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналар өчен «Эчке таяныч» программасын тормышка ашыра. Ул җаваплы ата-аналыкны, гаилә мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
15 августта Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында «Әнинең бишек җыры» музыкаль дәресе үткәрелде.
Көндезге тору бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Көнкүреш адаптациясе» технологиясе кысаларында дәрес үткәрделәр. Катнашучылар өстәл бизәргә өйрәнделәр.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид яшьләр өчен «Яшьлек» боз сараена экскурсия оештырды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары икенче ел «Болгар радиосы» велоузышында катнашалар. Эстафета КазанмБолгар маршруты буенча уза.