Көндезге тору бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Көнкүреш адаптациясе» технологиясе кысаларында дәрес үткәрделәр. Катнашучылар өстәл бизәргә өйрәнделәр.
Башта тематик презентация тәкъдим ителде, аннары узган материал буенча сораштыру үткәрелде. Ахырда һәркем алган белемнәрен практикада ныгыта алды.
Мондый чара яшьләрдә социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.