Озак вакытлы карау системасы кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләрендә «Мандалотерапия» технологиясен куллануны дәвам итәләр.
Дәресләр өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгын саклап калуга һәм озайтуга, тормыш сыйфатын яхшыртуга, сәламәтләндерүнең яңа ысулларына өйрәтү аша өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга психологик ярдәм күрсәтүгә ярдәм итә.
Социаль хезмәтләр алучылар мөстәкыйль рәвештә булган материаллардан мандалалар ясыйлар яки әзер шаблоннарны буйыйлар.