16 августта Әлмәт муниципаль районының «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы стажировка мәйданчыгы кунакларын кабул иттеләр. Чирмешән районының «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре белән бергә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә катнашты.
Кунаклар үзәкнең ничек яшәвен үз күзләре белән күрделәр, тупланган тәҗрибәләре, белемнәре һәм һөнәри эшләнмәләре белән уртаклаштылар.
Катнашучылар табибтан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, кулланыла торган технологияләр белән таныштылар. Социаль адаптация буенча белгеч этаплап атлас чәчәкләр ясауны күрсәтте, психолог нейрохакинг техникасына багышланган төркемле дәресләр программасын тәкъдим итте. Катнашучылар шулай ук бүләкләр һәм тернәкләндерү үзәге психологының үз методик эшләнмәләрен алдылар.
Тармак белгечләре шулай ук компьютер грамоталылыгы кабинетында булдылар, анда «Адан Яга кадәр смартфон» программасы буенча заманча укыту методикасы белән таныштылар. ДФК кабинеты да читтә калмады.
Стажировка мәйданчыгында катнашучылар йомгаклау анкетасын үттеләр һәм сертификатлар алдылар.