15 августта Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында «Әнинең бишек җыры» музыкаль дәресе үткәрелде.
Дәрестә сулыш алу, тавыш вибрацияләре, төрле дулкыннарның кешегә тәэсире, балалар белән гаджетсыз аралашуның мөһимлеге, әнинең үз балаларына бишек җырларын җырлауның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Үткәрелгән дәрес балаларның сәламәтлеге темасына багышланды, ата-аналарга бик күп файдалы мәгълүмат бирелде.