Өлкәннәрне медицина оешмаларына илтү дәвам итә

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә илтү эшен уңышлы дәвам итә.

План-график нигезендә августта чаралар белән 100 кешене колачлау планлаштырыла. Узган атнада медицина учреждениесендә 16 кеше булган.

Илтеп җиткерү хезмәте өлкән яшьтәге гражданнар арасында актуаль һәм кирәкле. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалана ала. Шулай итеп гомер озынлыгын арттыру өчен шартлар тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International