«Астра»да балаларны традицион булмаган рәсем сәнгате техникасы белән таныштырдылар

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Пластилин белән рәсем ясау» дигән иҗади дәрес узды. Балаларны традицион булмаган рәсем сәнгате техникасы белән таныштырдылар.

Тәрбияче Наталья Белова арт-терапия алымнарын күрсәтте, төсле пластилинны буяулар кебек ничек файдаланырга икәнен өйрәтте. Бу материал сенсор күнекмәләрне, стандарт булмаган фикерләүне һәм фантазияне үстерә.

Соңыннан балалар пластилиннан рәсемнәр ясадылар һәм үз эшләренең күргәзмәсен булдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International