«Өмет» үзәгендә Татарстан Республикасы көненә кулинар мастер-класс уздырдылар

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар белән татар милли ризыгы әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Социаль хезмәтләр алучылар гореф-гадәтләрне, милли ризыкларны һәм кием-салымны өйрәнделәр. Аларга шулай ук «Ак калфак» Республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, аның нәрсә белән шөгыльләнүе һәм нинди функцияләр башкаруы турында сөйләделәр.

«Ак калфак» оешмасы вәкиле Гөлнара Камалиева һәм социаль педагог Алия Сафина белән бергә мастер-класста катнашучылар камыр әзерләделәр һәм әлеш ясадылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International