ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Самавыр белән кич утырулар» дигән чара уздырдылар. Ул «Буыннар элемтәсе» Бөтенроссия рухи-патриотик, социаль-экологик проектын гамәлгә ашыру һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында оештырылды. Чарада ведомствоара патронаж учетында торучы гаиләләр катнашты.

«Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес PowerPoint программасын өйрәнүгә багышланды.

«Киләчәккә адым» һөнәри юнәлеш бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә кроссвордлар конкурсы уздырылды.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Лилия Кашапова тәүлек буе эшли торган бүлектә «Көзге билгеләр» исемле танып-белү дәресе үткәрде. Чара балаларның көзгә хас билгеләр турындагы күзаллауларын гомумиләштерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән иде.

Дидария Закирова – Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр. Эштә аны тәрбияләнүчеләр кадерли, алар үзләренең социаль хезмәткәрләренә кайгыртуы һәм игътибары өчен рәхмәтле. Социаль хезмәтләр алучылар сүзләренә караганда, Дидария Закирова битараф булмаган, энергияле, үз эшенә тугры кеше. Өлкәннәрнең бу сүзләрен социаль хезмәткәрнең күп санлы грамоталары һәм рәхмәт хатлары раслый.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Һәр гаиләнең үз гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар, алар буыннан-буынга күчә һәм гаиләне тагын да татулырак һәм бердәмрәк итә. Габдуллаҗан һәм Гашия Мөбәрәкҗановлар гаиләсе дә шундыйлардан.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Яңа уку елы башында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Гүзәлия Вәлиева «Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез» дигән практик дәрес үткәрде. Дәреснең төп максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен практикада ныгыту иде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рәсми рәвештә эмоциональ януны авыру дип таныды. Теләсә нинди авырулардагы кебек үк, януның да үз симптомнары, сәбәпләре һәм профилактика чаралары бар. Бу кәеф бозылудан һәм баш авыртуларыннан башлап, яраткан эшеңә кызыксынуны югалтуга һәм көндәлек бурычларга карата гомуми җирәнүгә кадәр сиздермичә генә якынлаша торган халәт.

Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында ата-аналар өчен «Яңа уку елы, яңа идеяләр һәм башлангычлар» дәресе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International