Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында ата-аналар өчен «Яңа уку елы, яңа идеяләр һәм башлангычлар» дәресе уздырылды.
Дәрестә социаль адаптация бүлеге мөдире Оксана Пушкова тернәкләнү узучы балаларның ата-аналарын кыска вакытлы булу төркеменең пилот проекты белән таныштырды. Медицина тернәкләндерү бүлеге мөдире Наталья Фролова балаларда сөйләм үсеше бозылуларын төзәтү максатыннан медицина тернәкләндерүенең яңа методларын кертү турында сөйләде. Укытучы-логопед «Ата-аналарны өй шартларында фраза сөйләмен үстерергә өйрәтү» дигән мастер-класс үткәрде.
Дәрес азагында белгечләр ата-аналарны кызыксындырган балаларның сәламәтлеге турындагы сорауларга җавап бирделәр.