Юл йөрү кагыйдәләрен кабатларга менә дигән вакыт

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Яңа уку елы башында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Гүзәлия Вәлиева «Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез» дигән практик дәрес үткәрде. Дәреснең төп максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен практикада ныгыту иде.

Башта балалар юлны ничек дөрес кичәргә, велосипедта кайда йөрергә, велосипедта юлны ничек кичәргә икәнен искә төшерделәр, юл билгеләрен, светофор сигналларын кабатладылар. Аннары балалар Арча буйлап йөрергә чыктылар. Практикада балалар светофор сигналы буенча юлны дөрес кичәргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International