«Шатлык» үзәге «Типография» инклюзив остаханәсе эшен дәвам итә

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

«Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес PowerPoint программасын өйрәнүгә багышланды. Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр PowerPoint программасының теоретик аспектларын өйрәнделәр, эшнең төп принциплары белән таныштылар, программаның мөмкинлекләре, өстенлекләре һәм кимчелекләре турында белделәр.

Дәреснең практик өлешендә социаль хезмәтләр алучылар визитка макетын ясарга, шулай ук җайлаштырылган технологик карталар буенча төрле график элементлар һәм шрифтлар кулланырга өйрәнделәр. PowerPoint программасында ясалган визиткаларны дәрес ахырында бастырып та чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International