Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Лилия Кашапова тәүлек буе эшли торган бүлектә «Көзге билгеләр» исемле танып-белү дәресе үткәрде. Чара балаларның көзгә хас билгеләр турындагы күзаллауларын гомумиләштерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Балалар кызыксынып презентация карадылар, табигатьтә һәм әйләнә-тирәдә нинди үзгәрешләр булуы турында фикер алыштылар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр турындагы табышмакларны чиштеләр.
Ахырда барлык катнашучылар пластилинография техникасында кул эшләре башкардылар.