Лениногорск районының социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә рус чәй эчү традицияләре белән таныштылар

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Самавыр белән кич утырулар» дигән чара уздырдылар. Ул «Буыннар элемтәсе» Бөтенроссия рухи-патриотик, социаль-экологик проектын гамәлгә ашыру һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында оештырылды. Чарада ведомствоара патронаж учетында торучы гаиләләр катнашты.

Чараның максатлары: рус чәй эчүенең мәдәни традицияләрен саклап калу һәм тапшыру, гаилә эчендә яхшы мөнәсәбәтләр булдыру өчен гаиләләрне бергәләшеп чәй эчүгә җәлеп итү.

Рус халык киемнәре кигән белгечләр кунакларга самавырдан рус чәе эчү традицияләре, һәр гаиләгә көндәлек темалар һәм дулкынландыргыч мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен өстәл артына җыелуның мөһимлеге, мондый утырышларның гаилә әгъзаларын берләштерүе, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләделәр.

Чәй эчкәндә әти-әниләр гаиләләрендәге традицияләре һәм балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International