Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рәсми рәвештә эмоциональ януны авыру дип таныды. Теләсә нинди авырулардагы кебек үк, януның да үз симптомнары, сәбәпләре һәм профилактика чаралары бар. Бу кәеф бозылудан һәм баш авыртуларыннан башлап, яраткан эшеңә кызыксынуны югалтуга һәм көндәлек бурычларга карата гомуми җирәнүгә кадәр сиздермичә генә якынлаша торган халәт.
Кешеләр белән даими хезмәттәшлек итүче социаль өлкә хезмәткәрләре эмоциональ януга аеруча дучар була. Бу халәтне еш кына «теләктәшлек өчен түләү» дип тасвирлыйлар.
Эмоциональ януны кисәтү кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре эмоциональ киеренкелекне киметү сәгате үткәрделәр. Хезмәт буенча инструктор Галия Петрова җитәкчелегендә хезмәткәрләр гипстан эшләнмәләр ясадылар. Бу дәрес катнашучыларга катлаулы хис-кичерешләрне һәм тискәрелекне җиңәргә, шулай ук үз проблемаларына читтән карарга мөмкинлек бирде.
Бу метод эмоциональ януны профилактикалауда гына түгел, коллективның гомуми эмоциональ һәм психик иминлегенә дә ярдәм итә.