ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белемгә юл» проектын гамәлгә ашыру башланды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Адым артыннан адым» программасы буенча дәресләр дәвам итә. Алар каты авырулардан соң тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ел саен 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйгә барып карап йөриләр.

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Теләче районында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын мобиль поликлиникага илтү эше оештырылган. Өлкәннәрне Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән тар профильле белгечләр кабул итте.

Шушы көннәрдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Метеор» яшүсмерләр клубы базасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән тематик очрашу уздырдылар. Чараның темасы – «Россия террорга каршы».


22
февраль, 2025 ел
шимбә

Балтач муниципаль районында Ватанны саклаучылар көне алдыннан хакимият башлыгы Рамил Нотфуллин Бөек Ватан сугышында катнашкан Гыйльван Гыйльмуллинны бәйрәм белән котлады һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды.

21 февральдә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.


21
февраль, 2025 ел
җомга

Россия һәрвакыт үзенең геройлары белән дан тотты, алар, уйлап та тормыйча, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер иде. Мондый геройлар арасында Түбән Кама кешеләре дә бар.

20 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2024 елда гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар булды. Чара ТР Иҗтимагый палатасында узды.

20 февраль көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара туган тел көненә багышланган иҗади чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International