«Опека» үзәгендә балигъ булмаганнар өчен тематик сәгать үткәрделәр

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Метеор» яшүсмерләр клубы базасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән тематик очрашу уздырдылар. Чараның темасы – «Россия террорга каршы».

Катнашучыларга Ватанны саклаучылар көне тарихы, илебездә террорчылыкка каршы көрәш турында сөйләделәр. Балалар хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган туганнары һәм якыннары тормышыннан үз тарихлары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International