Арча районының «Өмет чаткысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белемгә юл» проектын гамәлгә ашыру башланды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Грант акчаларына «Колибри. Лого» программа-аппарат комплексы сатып алынган. Аның ярдәмендә үзәк белгечләре сөйләме бозылган балалар белән үсешнең барлык юнәлешләре буенча коррекцион-үстерү эше алып бара.