«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Теләче районында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын мобиль поликлиникага илтү эше оештырылган. Өлкәннәрне Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән тар профильле белгечләр кабул итте.
Узган атнада «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында 15 кеше мобиль поликлиникага китерелгән. Алар кирәкле консультацияләр һәм табиблар билгеләүләр алдылар.
Ел башыннан медицина учреждениеләренә 218 граждан китерелгән.