Бөек Ватан сугышында катнашучыга бәйрәмгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды

2025 елның 22 феврале, шимбә

Балтач муниципаль районында Ватанны саклаучылар көне алдыннан хакимият башлыгы Рамил Нотфуллин Бөек Ватан сугышында катнашкан Гыйльван Гыйльмуллинны бәйрәм белән котлады һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды.

Изге теләкләр ветеранга ошады. Ул үзе турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.

Гыйльван Гыйльмуллин «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә социаль хезмәтләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International