Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен вакансияләр ярминкәсе узды

2025 елның 22 феврале, шимбә

21 февральдә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.

Ярминкәдә шәһәрнең 18 предприятиесе һәм 4 уку йорты катнашты. Чарада 11 меңнән артык вакансия тәкъдим ителде.

Бер тәрәзә принцибы буенча килүчеләр эшкә урнашу мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияләр ала алдылар. Аерым алганда, 178 консультация үткәрелгән, нәтиҗәдә 41 дәгъвачы эшкә җибәрелгән, шул исәптән 10 махсус хәрби операциядә катнашучы.

Моннан тыш, чара кысаларында 48 кеше төрле өйрәтү тренингларында һәм мастер-классларда катнаша алды, ә 19 граждан эшмәкәрлек мәсьәләләренә багышланган чыгышларны карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International