20 февраль көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара туган тел көненә багышланган иҗади чара үткәрелде.
Атна дәвамында балалар битлекләр ясадылар, иллюстрацияләр карадылар, рус халык әкиятләре геройлары белән таныштылар. Атна «Теремок» әкиятен кую белән тәмамланды. Бу балалар өчен кызыклы һәм әһәмиятле эш булды.
Мондый чаралар фольклорга кызыксыну уята, дуслык, үзара ярдәмләшү хисләрен ныгыта.