Бүген Кукмараның балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Лев Толстой елына багышланган әдәби чара үткәрелде. Анда II коррекцион группа тәрбияләнүчеләре катнашты.
Югары Ослан картлар hәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы 17 кеше «Интегра Тур – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм пенсионерлар өчен уңайлы туризм» проектында катнашты. «Интеграция» Төбәк иҗтимагый оешмасы белән каралган килешү нигезендә олы яшьтәге картлар hәм инвалидлар өчен 2 көн рәттән Казан шәhәре буенча обзор экскурсияләр оештырылды.
Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Түбән Аты авылында урнашкан кыяр үстерү теплицасына кунакка бардылар. Чара “Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты тәрбиячесе Антонина Иванова балалар белән профилактик дәрес үткәрде. Аның барышында балалар утның нинди файда һәм куркыныч китерә алуы турында белделәр.
2 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә хезмәт алучылар, 43нче мәктәп укучылары белән берлектә, “Челны-носок” фабрикасында экскурсиядә булдылар.
Агымдагы айда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр өчен икмәк заводында һөнәри юнәлеш бирү буенча экскурсия оештырырга планлаштыралар.
«Здравушка» реабилитация узәгендә яз башлануын “Кошлар көне” бәйрәме белен билгеләп үттеләр. Әлеге чара “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында узды.
Апас мунипипаль районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль укытучысы Резеда Шамилова «Гаиләдә килеп туган проблемалар» темасына анкета сораштыру уздырды. Чара «Өй җылысы» клубы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде.
Сабаның балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр язгы каникуллар вакытында вакытларын буш үткәрмәделәр – алар төрле чараларда, экскурсияләрдә катнаштылар.
Бөгелмәнең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты белгечләре “Туган гаиләдән аерылуның бала үсеше өчен йогынтысы” дигән семинарда катнашты.