Апас мунипипаль районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль укытучысы Резеда Шамилова «Гаиләдә килеп туган проблемалар» темасына анкета сораштыру уздырды. Чара «Өй җылысы» клубы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде.
Белгеч сүзләренчә, әлеге проблемаларны чишү максатыннан никах, гаилә, бала тәрбияләү темаларына басым ясап, социаль-педагогик консультацияләр бирү зарур.