Болгарда буш эш урыннары ярминкәсе уза

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

2018 елның 13 апрелендә Спас мәшгульлек үзәге буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

Ярминкәгә килүчеләр оешмалардан килгән кадрлар хезмәте белгечләре белән әңгәмәдә, вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала алалар (эшнең характеры һәм графигы, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү системасы һ.б.).

Ярминкә Болгар шәһәренең мәдәният сараенда, Пионер урамы, 40А адресы буенча узачак. Башлана 13.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International