Апрель аеның икенче ункөнлегендә Зәйнең мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарының бизнес-планнарын карау буенча эксперт советы утырышы узачак.
Утырышта потенциаль эшмәкәрләрнең тәкъдим ителгән юнәлешләр булачак бизнес-планнары каралачак. Чара барышында баш дәүләт салым инспекторы Оксана Зыкова пенсия һәм салым законнарының үзенчәлекләре турында сөйләячәк, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.