Балтач районының тыл ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Чепья авылында яшәүче Любовь Ивановна Терентьевага 4 апрель көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башкарма комитетынын беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Галиев, район статистика бүлеге җитәкчесе Лилия Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Туган көнен билгеләп үтүче Любовь Ивановнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы тапшырдылар. Үз теләкләрен һәм бүләкләрен Балтач муниципаль район башлыгы, тыл ветеранының соңгы эш урыныннан һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International