“Ласка ” приютында оригами түгәрәге бик уңышлы эшләп килә. Кечкенә тәрбияләнүчеләр төрле-төрле эшләнеш алымнары белән танышалар,кәгазнең чыгарылу тарихын үзләштерәләр, яңа мастер-класслар карыйлар.
Ютазы муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча «Гармония» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль яктан куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләргә чыгу оештырды.
Лениногорск мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны трамвай һәм троллейбус йөртүчеләре курсларына җыя.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге методисты Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен “Социаль хезмәт күрсәтүдә татар теле нигезләре» дип аталган методик сәгать үткәрде.
Әгерҗенең “Наз” приюты карамагындагы балалар һәм хезмәт буенча инструктор Александр Егоров актив һәм сәламәт яшәү рәвеше яклы. Үз үрнәгендә инструктор балаларга сәламәт яшәү рәвешенең нинди файдалы булуын күрсәтә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан, Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, «Социаль проектлаштыру һәм социаль проектлар белән идарә итү» дигән гамәли семинар оештырылды.
Ютазы муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча «Гармония» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән “Зәһәрле төтен сере” дигән интерактив дәрес үткәрделәр.
9 апрельдә Бөгелмәнең яшәү урыны билгеле булмаган һәм шөгыльсез затлар өчен "Маяк" социаль адаптация үзәгендә Гөлия Сабирова мускулларны релаксацияләү буенча дәрес уздырды.
Бөгелмәнең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүче Валерий Шумга Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе шартларын үтәү нигезендә спорт акробатикасы буенча I спорт разряды бирелде.
2018 елның 12 апрель көнендә Яр Чаллы шәһәрендә«Язгы игелек атнасы» вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.