Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту «Рассвет» комплекслы үзәге педагогы Резеда Шамилова «Сәламәт булу әйбәт!» дигән профилактик чара уздырда. Анда балигъ булмаган балалар катнашты.
Гражданлык активлык һәм волонтерлык елы кысаларында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре «Үз йөрәгеңдә яхшылык яшәт» дигән хәйрия концерты белән Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына килделәр.
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү буенча хезмәткәрләрнең хокукларын саклауны тәэмин итү өлешендә үз эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 8нче апреленә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 490 анасына билгеләнгән.
Шушы көннәрдә Аксубай балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында “Солдатка хат” дип исемләнгән акция узды.
Бөгелмә мәшгульлек үзәге белгечләре «Бөгелмә электр насослары заводы» ААҖ территориясендә узган эш урыннары ярминкәсенә нәтиҗәләр ясадылар.
Түбән Каманың «КОVЁР» Яшьләр үзәгендә «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе «Кар» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итәчәк.
9 апрель көнне "Россия балалары – 2018" ведомствоара профилактик операциясе кысаларында «Волонтер» ИҮ активистлары «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар инспекторы Ләйсән Назипова һәм полициянең муниципаль хезмәткәрләре Ляйлә Низамиева һәм Раушания Накипова «Без тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән акция уздырдылар.
Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Тылсым» үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында 24 социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен чаралар үткәрде.
Әгерҗе халыкка социаль хезмәт күрсәтүче комплекслы“Өмет” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын сүндерү күнегүләрен, кешеләрне коткару тәртибен өйрәнү буенча планнан тыш уку үткәрелде.