Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан, Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә, «Социаль проектлаштыру һәм социаль проектлар белән идарә итү» дигән гамәли семинар оештырылды.
Барлык катнашучылар да чараның зур гамәли әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.
Апрель аенда Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтүче оешмалары өчен тагын 2 шундый семинар узачак. Аларның берсе үз эшен 9 апрель көнне башлый.