Лениногорск мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны трамвай һәм троллейбус йөртүчеләре курсларына җыя.
Укулар Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы базасында узачак. Уку вакыты троллейбус йөртүчеләре өчен 5 ай, трамвай йөртүчеләре өчен – 6 ай тәшкил итә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре билгеләвенчә, уку һәм яшәү түләнә.
Укырга теләүчеләр Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51нче йорт (8нче кабинет) адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 (855) 9555907.