"Веста" үзәге белгечләре татар теле нигезләренә төшенә

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге методисты Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен “Социаль хезмәт күрсәтүдә татар теле нигезләре» дип аталган методик сәгать үткәрде.

Методист белгечләрне үзәккә мөрәҗәгать белән килгән кешеләрне сәламләү, хушлашу сүзләренең татарча тәрҗемәсе белән таныштырды, алга таба һәрбер бүлекчә эше өчен кирәк булган диалогик сөйләмнәр каралды.

Ел дәверендә “ТНВ- Планета” каналында “Татарлар” программасында күрсәтелгән “Татар теле дәресләре”нең бер чыгарылышы катаншучыларга белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International