“Ласка ” приютында оригами түгәрәге бик уңышлы эшләп килә. Кечкенә тәрбияләнүчеләр төрле-төрле эшләнеш алымнары белән танышалар,кәгазнең чыгарылу тарихын үзләштерәләр, яңа мастер-класслар карыйлар.
Түгәрәкнең җитәкчесе, тәрбияче Марина Шишкина ярдәме белән балалар кул эшләре серләренә төшенәләр.