Ютазы муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча «Гармония» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән “Зәһәрле төтен сере” дигән интерактив дәрес үткәрделәр.
Чара барышында белгеч тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында әңгәмә алып барды. “Зәһәрле төтен сере” һәм «Куркынычы су астына төшү» мультфильмнары караганнан соң, әлеге темаларга фикер алышу оештырылды.