Гражданлык активлык һәм волонтерлык елы кысаларында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре «Үз йөрәгеңдә яхшылык яшәт» дигән хәйрия концерты белән Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына килделәр.
Белгечләр сүзләреннән, якты һәм дәртле чыгышлар әби-бабайларда гына түгел, ә барлык тамашачыларда да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Бәйрәм ахырында китапханәчеләр интернат-йортында яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне Пасха бәйрәме белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.