“Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” программасы буенча чаралар үткәрү

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Тылсым» үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында 24 социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен чаралар үткәрде.

Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затлар, инвалидлар дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгы.

Бүлекчә хезмәткәрләре өчен мондый чаралар үткәрү төп эш булып тора. Агымдагы елның беренче кварталында өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчә белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары бу программа буенча актив шөгыльләнделәр. Әңгәмәләрнең актуаль темалары: «Кар чистарту кагыйдәләре», «Бозлавык», «Көнкүреш электр приборларын куллану », «Язгы ташу» һәм башкалар.

Бүлекчә эченә Кукмара муниципаль районының егерме тугыз авыл җирлеге керә, әмма Лубян авылы язгы ташу вакытында куркыныч зона булганга, аерым исемлек белән игътибар үзәгендә тора. Лубян авылында 17 өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International