Республиканың ике оешмасында хезмәт хакы буенча бурыч кайтарылды

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү буенча хезмәткәрләрнең хокукларын саклауны тәэмин итү өлешендә үз эшен дәвам итә.

Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә республиканың ике оешмасында хезмәт хакы буенча бурыч кайтарылды.

Үз эшчәнлеген хезмәт күрсәтү өлкәсендә алып баручы Зәй муниципаль районының «КРОС» ҖЧҖ һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче «Агропродукт» ҖЧҖ 9 хезмәткәренә 152,03 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International