Шушы көннәрдә Аксубай балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында “Солдатка хат” дип исемләнгән акция узды.
Солдатка хат язу балалар өчен бик мөһим һәм җаваплы эш иде. Көн дәвамында алар солдат тормышы, армия турында сораштылар, ә аннары хат язуга тотындылар.
Тәрбиячеләр сүзләренчә, хатларда җылы сүзләр, ихлас теләкләр бик күп.