9 апрель көнне "Россия балалары – 2018" ведомствоара профилактик операциясе кысаларында «Волонтер» ИҮ активистлары «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар инспекторы Ләйсән Назипова һәм полициянең муниципаль хезмәткәрләре Ляйлә Низамиева һәм Раушания Накипова «Без тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән акция уздырдылар.
Әлеге акция барышында тәмәке тартуның, алкоголь эчемлекләрнең, наркотикларның кеше организмына начар тәэсире турында сөйләделәр. Волонтерлар “Үзеңнең һәм якыннарынның гомерен саклап калу», «Уяу булыгыз», «Мин алкогольга каршы!» дип исемләнгән буклетлар таратты.
Белгечләр барлык район кешеләрен сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, начар гадәтләрдән баш тартырга чакырдылар. Чарада барлыгы 76 кеше катнашты.