ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге үз эше белән шөгыльләнергә теләүчеләргә булыша.

Шушы көннәрдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре психолог Ирина Зайцева белән бергә Нурлат шәһәренең 3нче санлы мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырдылар.

Спасс районы мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре 2018 елның 13 апрелендә мәдәният сараенда үткән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Буген, 13 апрельдә, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм шул исәптән физик мөмкинленләре чикле булганнар өчен эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

 

Агымдагы елның 16-22 апрель көннәрендә Әлмәт шәһәрендә “Турникетларсыз атна” дип аталучы Бөтенрәсәй атналыгы узачак.

Халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларыннан мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашулар үткәрүне дәвам итә.

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарны һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүгә җибәрде.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре “ТИСБИ” университеты базасында үткәрелгән «Открытое пространство инклюзии: опыт реализации и перспективы» дигән Бөтенроссия конференциясендә катнаштылар.

Эшләү дәверендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәге белгечләре баланың үзенчәлекләренә карап, hәр балага шәхси караш эзлиләр, күп төрле алымнар кулланалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International