Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә «Һөнәрем – эшмәкәр» дигән семинар узды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге үз эше белән шөгыльләнергә теләүчеләргә булыша.

13 апрель көнне учреждениедә «Һөнәрем – эшмәкәр» дигән семинар узды. Чарага әзер бизнес белән шөгыльләнергә әзер гражданнар чакырылган иде.

Катнашучылар алдында халыкны эш белән тәэмин үзәгенең эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге башлыга Елена Гиршович һәм финанс-бухгалтерлык исәбе һәм социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гүзәл Идрисова чыгыш ясадылар.

Чараның төп максаты – гражданнарга муниципаль берәмлектә эшкуарларга ярдәм итүнең барлык формалары турында мәгълүмат бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International