Шәхси караш – уңышлы реабилитациянең нигезе

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Эшләү дәверендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәге белгечләре баланың үзенчәлекләренә карап, hәр балага шәхси караш эзлиләр, күп төрле алымнар кулланалар.

Бер генә методика куллану, берничә методиканы катыштырып эшләү – баланың физик, акыл үсешенә, мөмкинлекләренә, куелган бурычлардан чыгып сайлана.

Логопед-дефектолог Феруза Шиһабиева бала үзен без теләгәнчә тотуга этәргеч булсын өчен, модельләштерү, ишарәләр ярдәмендә булышу кебек ысуллар кулана. Баланың үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен күреп, шәхси караш булдырып, дәресләрендә кызыклы материаллар, ысуллар, уеннар кулланып, белгеч кыска гына вакыт эчендә дә уңай нәтиҗәләргә ирешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International