Спасс районы мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре 2018 елның 13 апрелендә мәдәният сараенда үткән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.
Чарада шәһәрнең 8 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр һәм 3 уку йорты катнашты. Район оешмаларына тракторчылар, ветеринария табиблары, сатучылар, икмәк пешеручеләр, табиблар, шәфкать туташлары, балта осталары, мебель җыючылар таләп ителә.
Эш бирүчеләргә “Дискриминация характерында чикләүләрне тыю турында” дигән белешмәлекләр таратылды.
Ярминкәгә барлыгы 97 кеше килде, шуларның өчесенә катнашучы оешмаларның вакантлы эш урыннарына эшкә урнашу өчен юллама бирелде.
Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре интернет-ресурсларны кулланып та эш табып булганлыгын аңлаттылар. Шул исәптән, рәсәйкүләм “Работа в России” вакантлы эш урыннары тупланмасы порталында эш табарга була. Һәр килүчегә бу портал белән дөрес куллану буенча күрсәтмә тапшырылды.