Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Буген, 13 апрельдә, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм шул исәптән физик мөмкинленләре чикле булганнар өчен эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Ярминкәгә шәһәрнең түбәндәге 6 предприятиесенең кадрлар бүлегеннән вәкилләр килгән иде: «Әлмәт-Водоканал» АҖ, «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖ Әлмәт филиалы, «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» МБУ, «СТРАЖ» ХСШ ҖЧҖ, «СТРАЖ-Профессионал» ЧОУ ДПО, «ЯРЫШ»ҖЧҖ.

Ярминкәгә килүчеләргә әлеге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим иттеләр: сәркәтиб, машиналар юу машинисты, фельдшер, хисапчы-кассир һәм башкалар.

Әлеге чарага эш эзләүче 75 кеше килде. 12се мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән һөнәри белем бирү курсларында укырга теләк белдерде, 8 кеше һөнәри юнәлешне билгеләү өчен тест үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International