Халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларыннан мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашулар үткәрүне дәвам итә.
Авыл җирендә яшәүчеләрне һәм сәламәтлек ягыннан физик мөмкинлекләре чиклеләрне эшле итү өчен оештырылган “Эш урыннары ярминкәсе” белән бәйле рәвештә үткәрелүче чираттагы түгәрәк өстәл утырышы булып үзды.
Очрашу барышында авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләрне мәшгульлек үзәге тарафыннан тәкъдим ителүче төрле программаларда катнаштыруның түбәндәге вариантлары каралды:
- җәмәгать эшләрен һәм вакытлы эш урыннары булдыру;
-14 яшьтән алып 18 яшькәчә булган яшүсмерләрне вакытлы эш урыннары белән тәэмин итү;
-уку йортларын тәмамлаучыларны эшле итү һәм аларга стажировка үткәрү;
-эш урыннарын инвалидлар өчен яраклаштырып махсус җиһазландыру.
Чарада барлыгы алты авыл җирлеге башлыгы һәм бер авыл хуҗалыгы предприятиясеннән вәкил катнашты.