“Открытое пространство инклюзии: опыт реализации и перспективы” Бөтенроссия инклюзив белем бирү практиклары конференциясендә катнашу

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре “ТИСБИ” университеты базасында үткәрелгән «Открытое пространство инклюзии: опыт реализации и перспективы» дигән Бөтенроссия конференциясендә катнаштылар.

Директор урынбасары Исламия Агмалова “Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең эш тәҗрибәсе” дигән тема белән чыгыш ясады, Наталья Попова һәм Зәмфирә Суфьянова “Бисер белән үрү” декоратив-сәнгать иҗат техникасы эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Чарада катнашу гаиләләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, шулай ук инклюзив практика системасында аларны җайлаштыру, яраклаштыру һәм төзәтүләр кертү буенча белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итте.

Конференциядә инвалидлар арасыннан 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International