Биектау муниципаль районының мәдәният бүлеге белән берлектә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге районда «Өмет нуры – Луч надежды» проектын гамәлгә ашыруын дәвам итә.
Проектта катнашучы балалар төркеме һәм аларның гаилә әгъзалары өчен татар эстрадасы йолдызлары үткәргән «Әниләр һәм бәбиләр» концерт-тамашасына бару оештырылды.
Тамаша онытылмас тәэсирләр һәм хисләр калдырды. Бәйрәм чарасы артистларга һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдеру һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.