Социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен "Островок надежды" үзәгендә гарденотерапия кулланыла

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Югары Ослан «Островок надежды» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә гарденотерапия технологиясен кулланалар. Гарденотерапия – үсемлекләр белән эшләү, мөнәсәбәтле психо-социаль, хезмәт һәм профессиональ тернәкләнү юнәлеше.

Гарденотерапевтик ысулларны комлекс чараларда куллану өлкәннәр организмының функцияләрен төзәтү мөмкинлеге бирә. Өлкән кешеләр бик теләп гөлләр үстерәләр һәм аларны тәрбиялиләр. Бу төр эшчәнлекне дәвалануның терапия алымы буларак кулланалар.

Социаль хезмәткәр Мария Шадрова гарденотерапия методын кешеләр шәхси ресурсларын куллансын һәм үзләрен яңа яктан ачарга мөмкинлек булсын өчен куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International