“Веста” үзәгендә «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы дәресе узды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

«Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова “Аеклык ноктасы” проектына йөрүче хатын-кызлар белән “Мөстәкыйль танып белү” темасына чираттагы дәрес үткәрде. Максат – катнашучыларның шәхси үзенчәлекләрен тикшерү.

Дәрес башында психолог «Скәмьядәге эшләпә», «Магнит», «Маймыллар», «Күбәләк» кебек күнегүләр үткәрергә тәкъдим итте, шулай ук хатын-кызлар Луиза Хейның  «Минем сәламәтлек» медитациясен дә үттеләр. Әлеге биремнәр катнашучыларга үз тормышларын чиста биттән башларга комачаулый торган, үзләре турында булган хаталы уйларын кисәтергә, эчтә булган тискәре хисләрен, каршылыклы тойгыларын  өйрәнергә мөмкинлек бирде.

Йомгаклау өлешендә күп кенә хатын-кызлар иң катлаулы бирем булып үзләрендә булган уңай сыйфатларны кешегә күрсәтүне атадылар. «Маймыллар» һәм «Күбәләк» күнегүен, киресенчә, файдалы күнегү диделәр, чөнки бу аларга стрессыз һәм киеренкелексез үзеңнең эчке дөньяңны аңларга ярдәм итте.

Үзләрен һәм тирә-яктагы кешеләрне ныграк аңлар өчен, психолог катнашучыларга дәрес азагында “Минем эчке дөньям ачык” дип аталган киңәшләр китапчыгы өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International