Волонтерлар Мөслим интернат-йортының китап фондын тулыландыруда ярдәм иттеләр

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Әлеге зур масштаблы акциянең максаты – Татарстан Республикасы халкын, беренче чиратта яшьләрне, социаль мөһим проблемаларны чишүгә тарту. Мөслим районы картлар һәм инвалидлар йорты китапхәнәсе фондын тулыландыру һәм яңартуга юнәлдерелгән иде.

Китап җыю яшләр үзәгендә һәм үзәк китапхәнәдә узды. Әлеге чараларда мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре һәм үзәк китапхәнә актив катнашты. Барлык җыелган китаплар картлар һәм инвалидлар йортына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International